Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шайхлисламова Альфия Нуровна

Шайхлисламова Альфия

(1962 г.р.)

 

Шәйхлисламова Әлфия Нур кызыТуймазы районы Бишкурай авылында 1962нче елда дөньяга килгән. Мәктәптә укыганда ук мәкалә, парча, нәсерләре район һәм республика гәзит-журналларында дөнья күрә. 10 класста Туймазыда эшләп килгән «Алтын башак» әдәби түгәрәгенә йөри башлый. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 26 ел Кандра 4 нче мәктәбендә рус теле, әдәбиятыннан белем бирә. Бер ел Октябрьский шәһәре «Туган як» гәзитендә хәбәрче булып эшли. «Кандра», «Туймазы хәбәрләре» гәзитләренең җәмәгать хәбәрчесе ул. Мәкаләләрен татар һәм рус телендә бастыра. Шәхесләр турындагы очерклары, социаль проблемалар күтәрелгән мәкаләләре, нәсерләре «Өмет», «Кызыл таң», «Тулпар», «Юлдаш», «Диләфрүз» гәзит-журналларында даими басыла. 2015 елда язмалары өчен «Өмет» гәзитенең лауреаты исемен яулады. Бүгенге көндә «Туймазы хәбәрләре» гәзите каршында эшләгән «Алтын башак» әдәби берләшмәсенең җитәкче урынбасары вазыйфасын башкара. Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. «Гомер көзләремә кергәндә» (2017), «Ата-ана хакы» (2019) китапларының авторы.

 

Шәйхлисламова Әлфия. Ата-ана хакы: повесть

Нигә бүген татарча китаплар укымыйбыз? / Туган як. - 2021. - 10 авг.

 

 

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам