Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Идрисов Тимерьян Низамович

 

 

 

ИДРИСОВ ТИМЕРЬЯН

(1936 г.р.)

 

Тимерҗан Низам улы Идрисов 25 ноябрьдә 1936 елда туа. Чыгышы белән ул Туймазы районы Атнагул авылыннан. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Яшь кенә егет печән-утынын ташый, мәктәптә балалар да укыта.

Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә чаңгы буенча спорт мастерлы­гына кандидат булып кайта. 1961 елда СССРның җыелма командасына чакы­ру ала. Ул бүген дә Октябрьскийның барлык спорт чараларында актив кат­наша: судья да, репортёр да. 76 яшенә кадәр музыка коллед­жында физкультура дәресләре укытты.

Ялкынланып шигырьләрен укуы, моңлы игеп җырларын башкаруы, өздереп гармунда уйнавы белән тамашачы күңелен тиз әсир итә ул. Шәһәрдәге бер генә мәдәни чара да Тимерҗан Идрисовтан башка үтми. Башкорт халык драма театрына йөрергә дә вакыт таба әле.

15 китап авторының шигъри әсәрләрендә мәңге искермәс темалар ярылып ята: мәхәббәт, табигать гүзәллеге, иҗат җимешенең татлылыгы турында. Укыган саен укыйсы килә аларны, чөнки шигырьләрендә - бу катлаулы тормышның та­бышмакларын чишү юллары һәм һәркемне уйландырырлык фәлсәфи фикерләр!

2014 елдан башлап “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзасы.

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам