Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хуснутдинова Халида Сафиновна


ХУСНУТДИНОВА ХАЛИДА

(1935-2021)

 

Хуснутдинова Халида Сафиновна родилась 25 декабря 1935 г. в деревне  Чулпан Салкын-Чишминского сельсовета Туймазинского района Республики Башкортостан.

Трудовую   деятельность, считает сама Халида Сафиновна, начала с 23 июня 1941 г., когда вышла на сцену сельского Дома культуры в спектакле наравне со взрослыми актёрами.  

В этой же деревне окончила 7 классов. После 7 класса одновременно в трех деревнях работала почтальонкой, руководителем сельского клуба и организатором комсомольской организации сельской молодежи.

11 апреля 1953г. была делегатом XVI районной комсомольской конференции с решающим голосом в г.Туймазы.

В 1953-55 гг. на смотре художественной самодеятельности Башкирской АССР награждена Почетной грамотой оргкомитета Туймазинского района.

В 1956 г. уехала в г. Андижан Узбекской ССР, где по 1964 г. проработала мастером на швейной фабрике им. Володарского. С 1965 г. по 1986 г. работала на Межрайбазе Узсельхозтехника экономистом-бухгалтером. Одновременно заочно окончила Университет «Марксизма-Ленинизма» в 1968-1971 в г. Андижан.

С 1973-1980 г. г. заочно училась на экономическом факультете бухгалтерского техникума.

Имеет почетное звание «Ветеран труда», многочисленные грамоты за достигнутые показатели в труде и за активное участие в общественной жизни (с занесением в Книгу почета г.Андижан).

В 1986 г. вышла на пенсию, но активную общественную жизнь не оставила, начала работать директором Дома культуры №7 г.Андижан.

С апреля 1986 года сформировала татаро-башкирский фольклорно-этнографическнй ансамбль «Идель», при Дворце культуры №2 г. Андижан Узбекской ССР, где была режиссером, хореографом и исполнителем песен и танцев, автором песен собственного сочинения.

Участвовала в районных конкурсах городов Узбекистана, Киргизии. За выступления на разных конкурсах, на фестивалях ансамбль получил многочисленные почетные грамоты, благодарности и дипломы. 25-27 мая 1991г. в г. Казани была награждена званием лауреата III Всесоюзного фестиваля народного творчества «Играй, гармонь». В 1994 г. ансаблю было присвоено звание народного.

В 1995 г. вернулась в г.Туймазы и сразу же организовала семейный ансамбль из 4 человек. Ансамбль принимал участие в конкурсе в гг. Уруссу, Менделеев РТ с авторскими произведениями: песни, танцы, стихотворения, скетчи. Заняв достойное место в конкурсе, получили право для дальнейшего выступления в г. Казани.

С1995 по 2009 г. руководила художественной самодеятельностью ветеранов «Теләктәшләр». С 2010 г. Халида Хуснутдинова выступает в составе ансамбля «Сердәшләр» при РДК «Родина».

В 1999, 2002, 2003 годах была делегатом Курултая в г. Уфе.

Выпустила 11 авторских книг в прозе и в стихах со своими личными афоризмами и притчами, драматические произведения оформлены авторским музыкальным сопровождением. С 1988 г. печатается в журналах "Һәнәк”, “Казан утлары”, “Тулпар”, “Мәйдан”, во многих изданиях татароязычных газет.

С 1995 по 2018 год состояла в Туймазинском литературном объединении "Алтын башак", с 2018 г. - Почётный член ЛИТО "Илһам".

Умерла 22 октября 2021 года.

 

Халидә Хөснетдинова: «Хәят ул, тукталмый, бара бер көйгә»: биобиблиографик күрсәткеч / Төзүче М.К. Бадгутдинова. - Туймазы, 2020. - 16 б.: ил. – (На тат. яз.).

 

Из биобиблиографического указателя "Язам... тормыш симфониясен" (Сост. М.К. Бадгутдинова)

Халидә апа Сафа кызы Хөснетдинова җор сүзле, тапкыр телле, көчле рухлы. Менә шулай дип белделәр туймазылылар аны беренче сәхнәгә чыгып шигырь  сөйләвен тыңлагач. 

Хөснетдинова Халидә  Сафа кызы 1935нче елның 25нче декабрендә Туймазы районы, Салкын- Чишмә сельсоветы (хәзерге Татар-Олкан), урман эчендә, тәбигатьнең матур почмагында урнашканЧулпан авылында туып үсә. Күп балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә ул. Яшьтән үк тормышның әчесен-төчесен таный. Әтисе Мөхәммәтшин Сафа илебез азатлыгы өчен Сталинград җирендә вафат була.

Авылда 7 еллык мәктәбне тәмамлагач, почта хезмәткәре, клуб мөдире, үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе эшләрен башкара.

1955нче елның язгы җилләре Халидә апаны озак юлларга алып китеп, Андиҗан каласына җиткерә. Анда ун ел тегү фабрикасында мастер булып эшли. Аннан соң Андиҗан “Узельхозтехника” базасында пенсия яшенә җиткәнче хисапчы булып эшли. Шул эш арасында үзбәк телендә кичке мәктәптә 11 сыйныфны бетерә һәм хисапчылар техникумында  икъдисатчы  һөнәрен үзләштерә, марсизм- ленинизм университетын да тамамлый.

Лаеклы ялга чыккач, 1986 елда, 33 кешедән торган татар-башкорт фольклор ансамбле төзи. Туган  якларын сагынып ансамбльгә татар-башкорт фольклор-этнографик “Идел” исемен бирә. Ансамбльнең җитәкчесе буларак, үзе сценарийлар төзи, үзе костюмнар тегә, үзе режиссер, хореограф та, үзенең әсәрләрен язып укучы, сүзен һәм көен язып, язган җырларын башкаручы да була.1991нче елның 25-27 маенда Шәһри Казанда үткәрелгән “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә катнашып, “Фестиваль лауреаты” дипломына лаек булалар. 1994нче елда ансамбль коллективына “Халык ансамбле” дигән мактаулы исем бирелә. Үз теләге белән тәшкил иткән ансамбльгә Халидә апа 9 ел җитәкчелек итә (1986-1994).

Ул елларда Үзбәкстанда халыклар арасында ызгышлар башлана, биш баласының язмышы өчен борчылып, Халидә апа 1995нче елның башында Башкортстанга, Туймазы шәһәренә кайта. Үз иленә кайткач та (1995-2009), үз  хезмәтен күрсәтү теләге белән “Теләктәшләр” дигән зур гына оешма оештыра, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, пенсионерларны, язучыларны  чакырып, ансамбль агъзалары белән концертлар оештыра. 2010 елдан “Сердәшләр” ансамбле коллективында чыгыш ясый. 1999, 2002, 2003 нче елларда Уфада Корылтай делегаты булып катнаша.

Халидә апаның шигърият дөньясына керүенең ике сәбәбе бар. Беренчесе, дөнья, дәүләтнең үзгәртеп корылуы- бу дәвердә кул кушырып утырып буламы соң?  Икенчесе, яшь чактан ук сәнгать яраткангадыр, туган авылына, авыл халкына мәхәббәте зур булган өчендер. Халидә  апа Хөснетдинованың иҗады үзенә бер төрле, үзенчә.Аның шигырьләре көн үзәк темага: кемгәдер бик ошый, кемгәдер барып төртелә...  Шигырьләре гади сүзләр белән генә язылган булса да, аларда илебезнең киләчәге өчен көеп-янып, гади халыкның, киләчәк буыннарның язмышы өчен янып борчылуы ярылып ята.

Хәзерге вакытта ул уннан артык китап авторы.

Халидә  апаның  шигырьләре “Һәнәк”,”Казан утлары”, “Тулпар”, “Кызыл таң”  һ.б. татар телендә чыккан вакытлы гәзит- журналларда дөнья күрә торалар.

 

Халидә Хөснетдинова китаплары:

 

  1. Хөснетдинова, Х. Бу доньяның эшләре [Текст] : шигырьләр, бәяннәр /Х.Хөснетдинова. – Татарстан: “Бөгелмә типорафиясе”, 2010. – 208 б.
  2.  Хөснетдинова, Х. Гарасатка җилдерә заман [Текст] : шигырьләр, бәяннәр, пьеса / Х. Хөснетдинова. –Татарстан: “Бөгелмә типорафиясе”, 2008. – 248 б.
  3. Хөснетдинова, Х. Дөнъя ертыгына ямаулык була алсам [Текст] : шигырьләр / Х. Хөснетдинова. –Татарстан: “Бөгелмә типорафиясе”, 2011. – 248 б.
  4. Хөснетдинова, Х. Заман бүләге яңа җырлар [Текст]: җырлар / Х.Хөснетдинова. –Татарстан: “Бөгелмә типорафиясе”, 2005. – 62 б.
  5. Хөснетдинова, Х. Зилзиләле заман авазы [Текст]: шигырьләр, бәяннәр / Х. Хөснетдинова. – Татарстан: “Бөгелмә типорафиясе”, 2007. – 258 б.
  6. Хөснетдинова, Х. Кылыч өстендә йолдыз [Текст]: шигырьләр, бәяннәр / Х. Хөснетдинова. –Татарстан: “Бөгелмә типорафиясе”, 2009. – 320 б.
  7. Хөснетдинова, Х. Тормыш сындырып сыный [Текст]: шигырьләр / Х.Хөснетдинова. –Уфа, 2005. – 248 б.
  8. Хөснетдинова, Х. Хәят ул, тукталмый, бара бер көйгә [Текст]: шигырьләр, хикәяләр, мәзәкләр, поэма / Х.Хөснетдинова. – Туймазы: “Туймазы типорафиясе”, 2000. –196 б.
  9. Хөснетдинова, Х. Шайтан лагерендә заман штабы [Текст]: шигырьләр,поэмалар, мәзәкләр / Х.Хөснетдинова. –Татарстан:  “Бөгелмә типорафиясе”, 2006. – 448 б.
  10. Хөснетдинова, Х. Шайтан штабында галәм язмышы [Текст]: шигырьләр, хикәя / Х.Хөснетдинова. – Татарстан:  “Бөгелмә типорафиясе”, 2007. – 320 б.
  11. Хөснетдинова, Х. Язам... тормыш симфониясен [Текст]: шигырьләр / Х.Хөснетдинова. – Туймазы: “Ризограф”, 2001. – 336 б.

 

Авторның матбугатта чыккан язмалары:

  1. Хөснетдинова, Х. Әтиләребез әйләнеп кайта алмады [Текст]: нәсер / Х. Хөснетдинова // Кызыл таң. – 2012. – 5 апр.
  2. Хөснетдинова, Х. Донъя бит ул... [Текст] :шигырь / Х. Хөснетдинова // Кызыл таң. – 2015. – 12 нояб.
  3. Хөснетдинова, Х. Кул энәсе белән [Текст]: шигырь / Х. Хөснетдинова // Туймазы хәбәрләре. – 2014. – 14 март.
  4. Хөснетдинова, Х. Мәхәббәт газабы – йөрәккә уктыр [Текст]: шигырьләр / Х. Хөснетдинова // Туймазы хәбәрләре. – 2014. –1 нояб.
  5. Хөснетдинова, Х. Туймазым - бердәнберем [Текст]: җыр / Х. Хөснетдинова // Туймазы хәбәрләре. – 2012. – 22 авг.

 

Автор турында матбугаттагы басмалар:

  1. Вәлиева, И. Мин дә сибелгән татарның бер газиз баласы ла... [Текст] / И.Вәлиева // Туган як. –2004. – 19 авг.
  2. Сафина, З. Әйтер сүзе кәп, калдырыр мирасы зур аның [Текст] / З.Сафина // Туймазы хәбәрләре. – 2014. – 1 нояб.
  3. Халидә Хөснетдинова [Текст] // Күңелләр балкышы. - Туймазы, 2008. – 240-243 б.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам