Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Якупова Фануза Тимергалиевна

Якупова Фануза

(1953 г.р.)

 

Фәнүзә Тимергали кызы Якупова 1953 елның 14 мартында Чишмә районы Слак авылында туган. Әтисе - сугыш инвалиды, бәетләр, шигырьләр язган, төрле музыка коралларында уйнаган һәм җырлаган. Колхозчы Якуповлар гаиләсендә 6 бала тәрбияләнә. Фәнүзәнең мәктәптә укыганда ук «Ялкын» балалар журналында кечкенә хикәяләре басылып чыга.

Оператор булып, Чишмә шикәр заводында эшли. Тормыш корып Уфада яши башлый. Шунда илһам килеп, каләм тибрәтә башлый. Озак еллар Фәнүзә Уфа киҗе-мамык фабрикасында хезмәт салып, лаеклы ялга чыга. Шул вакытта ул яңадан чәчмә әсәрлер язуга кайта.

Хәзер Туймазы районы Собханкул авылында яши. Шигырьләре «Чишмә» (Чишмә районы), «Туймазы хәбәрләре» гәзитләрендә басылып чыга һәм ул җырлар да иҗат итә. Җирле композитор, Башкортстанньң атказанган артисты Булат Махиянов аның шигырьләренә көй яза.

Фәнүзә моңлы тавышы район, төбәк, республика конкурсларында, фестивальләрдә еш яңгырый. Ул грамоталар, дипломнар, исемнәр яулаган кеше.

2016 елның ахырында «Язмышыма юктыр үпкәм» исемле китабы дөнья күрә. 2018 елда «Язмышлардан юктыр узмыш», 2019 елда «Гомер баскычлары» китаплары чыкты.

2013 елдан башлан «Алтын башак» әдәби берләшмәсе әгъзасы.

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам