Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бикметова Альфира Мусагитовна


АЛЬФИРА БИКМЕТОВА

(1936-2021)

 

Альфира  Мусагитовна Бикметова родилась 5 сентября 1936 года в совхозе «Туймазы» Туймазинского района. В 1953 году, окончив  сначала школу №4 г. Октябрьского, а после строительное училище №1 г. Октябрьского, стала работать маляром.  В 1963-1964 гг. училась в Чекмагушевском кооперативном техникуме на продавца.  В 1971 году переехала жить в г. Туймазы. С 1971 по 1985 год работала в Туймазинском отделении Госбанка кассиром-экспертом, потом с 1985 по 1991 год -  заведующей кассой. В 1991 году вышла на пенсию.

Альфира  Мусагитовна Бикметова с 1971 года - член литературного объединения «Алтын башак». Её  первые стихи были напечатаны в газете «Игенче»  Чекмагушевского района,  затем в 1969 году  в журналах «Башкортостан кызы», «Һәнәк», «Пионер», в республиканских газетах, а в 1989 году в сборнике «Молодые силы», в 1991 году в книге «Туймазинские родники». Стихи Бикметовой воспевают красоту природы, в них она рассуждает о высоком назначении человека. А. Бикметова - автор книг «Җырларым - йөрәк моңнарым» (1995), «Сез яраткан жырлар» (1994), «Сердәшем – ай» (2006),  «С любовью к  моим землякам» (2006), «Ислам  җигачы» (2009),  «Кәпәч кигән әтәч», «Петушок-гребешок» (2011), «Мин сезгә рәхмәтлемен» (2016). Многие её стихи положены на музыку.

Умерла 25 сентября 2021 года.

 

Из биобиблиографического указателя “Җырым белән җиңеләйтеп уздым Зур тормышның авыр юлларын...”:

 

Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган кадерле кыйммәтләр була. Юк, бу асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен тутыкмый, буыннан – буынга тапшырылучы кыйммәт – ул әдәби хәзинә. Шушы хәзинәне үз туган халкына бүләк итүче якташларыбыз күп. Сүзебез тыйнак кына каләм тибрәтүче искиткеч сәләт иясе, гүзәл табигатьле “Туймазы” совхозында дөньяга килгән һәм озак еллар Туймазы шәһәрендә гомер кичерүче шагыйрә һәм күп җырлар авторы Әлфирә апа Бикметова турында.

Әлфирә Бикмәтова шактый катлаулы, авыр, ләкин якты һәм матур тормыш юлы үткән. Әлфирә Бикмәтова (Саттарова) 1936 елның 5 сентябрендә Туймазы районы “Туймазы” совхозында дөньяга килә. Аның әтисе Саттаров Мөсәгыйть Гайнетдин улы  Туймазы районы Мулла (Муллино) авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа. Әнисе Фәрхизиян апа йомшак, изге күңелле кеше була. Әлфирә 4 яшендә газиз әнисеннән ятим кала, аңа үги әни белән кагылып-сугылып үсергә туры килә.

1953 елда Октябрьский шәһәренең 4нче санлы мәктәбен тамамлаганнан соң, шәһәрнең төзелеш училищесендә укып, буяучы   һөнәрен үзләштерә. Яшьлек еллары шунда үтә. 1963-1964 елларда, чакмагыштагы кооперати училщесында укып, сатучы  һөнәренә ия була.

Матур гына  гаилә корып, дүрт бала үстереп, яшәп ятканда тормыш иптәше эш урынында, фаҗигале үлем белән һәлак була. Шуннан соң да ул бөгелеп төшми, күпләргә өлге булырлык итеп балалар үстерә. 1971 елны 34 яшендә тол калган Әлфирә Бикмәтова, бу зур югалтудан йөрәге әрнүләрен чак кына булса да басып булмасмы дип, туган ягына юллана.  Башта саклык банкы бүлекчәсендә кассир-эксперт, ә аннары хаклы ялга чыкканчы касса мөдире булып эшли.

“Ул һөнәре буенча финанс хезмәткәре булса да, бөтен күңеле, җаны белән тирәнтен уйлый, фикерли, кичерә белә торган олы шагыйрә дә”- дип яза Муса Сираҗи.

- Шигърияткә мәхәббәт әтиемнән күчкән, - ди Әлфирә Бикмәтова. - Әти якташларына дини тәрбия бирү теләге белән бик күп шигырьләр язып  калдырды. Матбугатка җибәргән әсәрләре ул чакта басылмады. Газиз кешемә бу көннәрне күрергә насыйп булмады, куанычыннан очып йөрер иде, - дип сөйли Әлфирә апа. Әтисен өзелеп сөйгән Әлфирә ханым Мөсәгыйть абыйның изге теләген тормышка ашыра: язмаларын аерым китап итеп бастыруга ирешә.

Әлфирә апаның беренче шигъри шәлкемнәре Чакмагыш районы гәзите “Игенче” битләрендә дөнья күрә. Туймазыга кайткач, 1971 елдан- Туймазы районы “Ленин юлы” газетасы редакциясы каршындагы “Алтын башак” әдәби берләшмәсенең әгъзасы булып китә.

Әлфирә Бикмәтова үз әсәрләрендә туган якка, туган ана теленә, якташларына дан ңырлый, саф мәхәббәт, матур яшьлек тойгылары белән сугарылган җырлар яза. Якташ композиторларыбыз Фәнир Галимов, Альбина Имаева, Рәшит Кашапов, Булат Махиянов, Зиннур Хәлиуллин, Лия Кадырова, танылган композиторлардан Мөфтәдин Гыйләҗев, Фирзәр Мортазин, Фәүзә Гасакирова, Ризван Хәким йөрәкләрне тетрәтерлек көйләр язып, аның иҗатын халыкка җиткерделәр.Бу җырларны композиторлар үзләре яки эстрада йолдызлары, Башкортстанның һәм Татарстанның популяр артистлары яратып башкара. Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Фирзәр Мортазин, Фәйрүзә Нуриева, Гөлдәрия Йосыпова, Илнур Газизов, Фәүзә Гасакирова, Хәмдүнә Тимергалиева, Гүзәл Измайлова, үзебезнең талантлы җырчыларыбыз Альбина Имаева, Фәнир Галимов, Венер Закировлар үзләренең моңлы тавышлары белән тамашачыларны әсир итә.

Әлфирә Бикмәтованың шигырьләре күп еллар дәвамында “Кызыл таң”, “Өмет”, “Социалистик Татарстан”, “Туймазы хәбәрләре”, “Туган як” гәзитләрендә, “Мәйдан”, “Тулпар”, “Сәнәк”, “Чаян”, “Башкортстан кызы”, “Башкортстан укытучысы”, “Пионер”, “Аманат” журналларында дөнья күреп бара. Күркәм иҗат җимешләре “Яшь көчләр” (1989) альманахында, “Туймазы чишмәләре” (1991), “Сез яраткан җырлар” (1994) китабында (Казан) иң популяр җырлары, “Нарыш тавым – язмыш тавым”, “Күңелләр балкышы” тупланмаларында урын алды. 1995 елда “Җырларым- йөрәк моңнарым”, 2006 елда “Сердәшем- Ай”, “Җырым булсын бүләгем...” китаплары  донъя күрде. 2006 елда Әлфирә апа балалар йөрәгенә дә шигъри сукмак салды. Башкортстан “Китап” нәшриятендә аның балалар өчен “Кәпәч кигән әтәч” китабы дөнья күрде. Зөлфия Гарипова тәрҗемәсендә бу китап  “Петушок-гребешок” исеме белән 2011 елда басылып чыкты.   Бүгенге көндә Әлфирә Бикмәтова 8 китап авторы.

Шагыйрәбез күп дипломнар иясе: Җиңүнең 50 еллыгына република фестивале, РБ Халык иҗаты республика үзәге, “Златоуст-2000” фестивале, Туймазы районына-75, Туймазы шәһәренә 45 ел тулу уңаеннан игълан ителгән конкурста җиңүчесе - “Иң яхшы җыр” бүләгендә лауреат булды.

 

Әлфирә Бикмәтова  китаплары:

 

1. Бикмәтова, Ә.  Җырларым- йөрәк  моңнарым [Текст]: шигырьләр, драматик бикәя / Ә. Бикмәтова. – Туймазы,1995.  – 180 б.

2. Бикмәтова, Ә.  Сердәшем - Ай  [Текст]: шигырьләр, пьеса / Ә. Бикмәтова. – Туймазы, 2006.  – 364 б.

3. Бикметова, А. С любовью к  моим землякам [Текст] / А. Бикметова. – Туймазы: ГУП РБ РИК «Туймазинский вестник», 2006. - 79 с.

4. Бикмәтова, Ә.  Җырым булсын бүләгем...  [Текст]: җырлар / Ә. Бикмәтова. – Туймазы, 2006.  – 364 б.

5. Саттарова-Бикмәтова, Ә.  Ислам  җигачы: (Әтием Саттаров Мөсәгыйтьнең тарихи дини шигырьләре, мөнәҗәт, вәгазьләре) [Текст] / Ә. Саттарова-Бикмәтова. – Туймазы, 2009.- 240 с.

6. Бикмәтова, Ә. Кәпәч кигән әтәч [Текст]: балалар өчен шигырьләр / Ә. Бикмәтова. – Туймазы, 2011. – 48 б.

7. Бикметова, А. Петушок-гребушок [Текст]: стихи для детей / А. Бикметова; пер. с тат.яз. З.Гариповой. – Туймазы: ГУП РБ РИК «Туймазинский вестник», 2011. - 48 с.

8. Саттарова-Бикмәтова, Ә.  Мин сезгә рәхмәтлемен [Текст] / Ә. Саттарова-Бикмәтова. – Туймазы, 2016.  – 96 б.: ил.

 

Авторның матбугатта чыккан язмалары:

 

1. Бикмәтова, Ә.  Әй, Россиям! [Текст]: шигырь / Ә. Бикмәтова // Кызыл таң .- 1982.  – 16 дек.

2. Бикмәтова, Ә.  Әй, яшьлегем... [Текст]: шигырьләр / Ә. Бикмәтова // Майдан .- 2007.  – №6. - 111 б.

3. Бикмәтова, Ә.  Алма [Текст]: шигырь / Ә. Бикмәтова //   Туймазы хәбәрләре. - 2016.  – 3 сент.

4. Бикмәтова, Ә. Әнием алып кит [Текст]: шигырьләр / Ә.Бикмәтова // Игенче. - 1971. – 16 гыйнв.

5. Бикмәтова, Ә. Бик һағындым [Текст]:    шиғырҙар / Ә. Бикмәтова // Пионер. - 1990.  – №3. – 13 б.

6. Бикмәтова, Ә. Җырга салам [Текст]: шигырьләр / Ә.Бикмәтова // Игенче. - 1978.  – 31 окт.

7. Бикмәтова, Ә. Җырлап үтте гомеркәең: (Әкрәм Даутовка багышлана) [Текст]: шигырь / Ә. Бикмәтова // Ленин юлы. - 1994. – 17 нояб.

8. Бикмәтова, Ә.  Иң тәмле ис [Текст]: шигырьләр / Ә. Бикмәтова // Социалистик Татарстан. - 1978.  – 4 авг.

9. Бикмәтова, Ә. Ҡаҙ өмәһе [Текст]: шиғырҙар / Ә. Бикмәтова // Аманат. - 1993. – №1. – 19 б.

10. Бикмәтова, Ә.  Көзге яфрак [Текст]: шигырьләр /   Ә. Бикмәтова //  Тулпар. -  2009. – №1. – 58 б.

11. Бикмәтова, Ә. Мин - Ана! [Текст]: шигырь / Ә. Бикмәтова // Туймазы хәбәрләре. - 2014. – 7 март.

12. Бикмәтова, Ә. Моңсуланып көткән чагымда [Текст]: шигырьләр / Ә. Бикмәтова // Кызыл таң.- 1995. – 24 авг.

13. Бикмәтова, Ә. Сагындым [Текст]: шигырьләр / Ә. Бикмәтова // Тулпар. - 1997. – 31. - 37 б.

14. Бикмәтова, Ә. Сине кочкан кебек булам, чәчәк алсам кочакка... [Текст]: шигырьләр / Ә. Бикмәтова // Тулпар. - 2011. – №6. - 34-35 б.

15. Бикмәтова, Ә. Тол  ҡатын [Текст]: шиғыр / Ә. Бикмәтова // Башҡортостан ҡыҙы. - 1995.  – №11. – 5 б.

16. Бикмәтова, Ә. Туган ягым - Туймазы [Текст]: шигырь / Ә.Бикмәтова // Кызыл таң.- 2012. – 8 дек.

17. Бикмәтова, Ә. Тукайга [Текст]: шигырьләр / Ә. Бикмәтова // Туймазы хәбәрләре. - 2015. – 25 апр.

18. Бикмәтова, Ә. Уйларымны җырга салам [Текст]: шигырьләр / Ә. Бикмәтова // Тулпар. - 1997. – №1. – 37 б.

19. Бикмәтова, Ә. “Уңган егет” [Текст]: юморестик шигырьләр / Ә. Бикмәтова // Ленин юлы. - 1983. – 26 нояб.

20. Бикмәтова, Ә. Һин булғанға [Текст]: шиғырҙар  / Ә. Бикмәтова // Башҡортостан ҡыҙы. - 1972. – №6.

21. Бикмәтова, Ә. Чәчкәнен урды [Текст]: шигырьләр / Ә.Бикмәтова // Ленин юлы. - 1992. – 22 дек.

22. Бикмәтова, Ә. Яңа йортлар бәләсе [Текст]: шигырьләр / Ә.Бикмәтова // Ленин юлы. - 1981. – 21 нояб.

 

Автор турында матбугаттагы  басмалар:

 

На русском языке:

1. Альфира Бикметова//  Туймазинская земля: дела и люди.- Уфа:Уфимский полиграфкомбинат,2005 .-  С.156:ил.

2. Аминев,А. Воспевает родной край[Текст]/А.Аминев//    Туймазинский вестник.2011. – 3 сент.

3. Богданова,А. Муза помогала в жизненных невзгодах [Текст]: [70-летию А.Бикметовой] /А.Богданова// Туймазинский вестник.2006. – 2 сент.

4. Гарипова, З. Из Альфиры Бикметовой [Текст] / З. Гарипова // Переводы. - Туймазы, 2009. – С. 48-51.

5. Сарычев, К. Сердечные мелодии [Текст]: [презентация книги А. Бикметовой “Песни - мои сердечные мелодии”] / К.Сарычев // Ленинский путь. - 1995. – 23 нояб.

6. Шайбекова, Р. Её песни вселяют надежду [Текст] / Р. Шайбекова // Туймазинский вестник. - 1996. – 3 сент.

 

Башҡорт  телендә:

1. Әлфирә Бикмәтова  // Йәш көстәр: шиғырҙар, хикәйәләр. – Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте,1989. –126 – 127 б.

2. Бәҙретдинова, Г. Әлфирә Бикмәтова [Текст] / Г. Бәҙретдинова  // Туймазы районының әҙәби картаһы: (Ерле материал буйынса антологик ҡулланма). – Туймазы, 2010. – 54 – 56 б.

 

Татар  телендә:

1. Әлфирә Бикмәтова // Артылыш. Преодоление. Омтылыш: шиғырҙар, хикәйәләр. -  Өфө: Китап, 2012.  –325 – 331 б.

2. Әлфирә Бикмәтова // Күңелдәр балҡышы. Озарение. Күңелләр балкышы: шиғырҙар, хикәйәләр. - Туймазы: ГУП РБ РИК “Туймазинский вестник”, 2008. – 230 – 232 б.

3. Әлфирә Бикмәтова // Нарыш тавым - язмыш тавым. -  Уфа, 1996. – 14 б.

4. Әлфирә Бикмәтова // Йәйғор. Радуга. Салават күпере: поэтический альманах. - г. Белебей: ГУП РБ “Белебеевская городская типография”, 2006. – 111 – 112 б.

5.  Әлфирә Бикмәтова // Туймазы чишмәләре: шигырьләр. -  Туймазы, 1991. – 77 б.

6. Әминев, Ә. Туган як һәм гүзәллек җырчысы [Текст] / Ә. Әминев // Кызыл таң. - 2011. – 22 июль.

7. Арслан, Т. “Алтын башак”ка - кырык ел [Текст] / Т.Арслан //  Кызыл таң. - 1980. –13 фев.

8. Гараева, Ф., Насибуллина, И. Тамырларым туган җирдә: (Ә.Бикмәтова иҗаты буенча сыйныфтан тыш дәрес) [Текст] / Ф.Гараева, И. Насибуллина // Башҡортостан укытыусыһы. - 2004. – №2. – 60 - 61 б.

9. Гарипова, Ә. Якташыбыз белән горурланабыз [Текст] / Ә. Гарипова //  Кызыл таң. - 2003. – 5 нояб.

10. Кашапова, Л. Юбилеең белән, шагыйрә [Текст]: шигырь / Л.Кашапова //  Туймазы хәбәрләре. - 2016. – 3 сент.

11. Нуретдинова, Р. Шигыренең һәрбер юлы - тормыш сулышы [Текст] / Р.Нуретдинова //  Ленин юлы. - 1993. – 6 нояб.

12. Сарычев, К. Йөрәк моңнары [Текст] / К.Сарычев //  Ленин юлы. - 1995. – 23 нояб.

13. Шәйхлисламова, Ә. Күңеле - ай һәм кояштай [Текст] / Ә.Шәйхлисламова //  Туймазы хәбәрләре. - 2014. – 8 нояб.

“Җырларым - йөрәк моңнарым” китабының исем туе, 1995 ел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам