Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Низамутдинов Замир Валиахметович

НИЗАМУТДИНОВ ЗАМИР

(1948-2017)

 

Низаметдинов Замир Вәлиәхмәт улы 1948 елның 25 июнендә Туймазы районы Сәрән авылында туын үскән.

Сәрән башлангыч мәктәбендә укыган, аннары Арсланбәк авылында 8 еллык мәктәпне тәмамлаган һәм, Кандраның икенче урта мәктәбендә белем алын,

Уфага Башкорт дәүләт университе­тына филология факультетына укыр­га кергән. Югары белем алганда ук гәзитләргә мәкаләләр, хикәяләр язып, әдәбият өлкәсендә зур сәләтен күрсәткән, университетны кызыл диплом белән тәмамлаган. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре әдәби критикага арналган, танылган әдипләр, артистлар белән очрашып, Замир Вәлиәхмәт улы гәзит-журнал укучыларны кызыксындырырлык интервьюлар алган.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң Замир Низаметдиновны Туктагул мәктәбенә директор урынбасары итен эшкә җибәргәннәр, анда ул татар теле һәм әдәбияты укыткан. Бе­раздан соң аны Туймазыга район мәдәният бүлеге начальни­гы игеп күчергәннәр. Ләкин кайда гына эшләсә дә ул жур­налист һөнәренә тугры булып калган. «Кызыл таң», «Өмет» гәзитләренең үз хәбәрчесе булган. Шәхси сәяхәте вакытында да Мәхмүт Эсамбаев белән очрашып, аңардан интервью алган кеше ул.

Замир Вәлиәхмәт улы тормыш иптәше Гамбәрия Гыйль­метдин кызы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары бүгенге көндә югары белемле белгечләр: икесе Мәскәүдә, бер­се Туймазыди яши, инде үзләре дә балалар үстерә.

Замир Низаметдинов Русия Журналистлар союзы әгъзасы.

Ул күп китапларга кереш сүзләр, республика гәзитләренә күзәтмә, фәлсәфи һәм тәнкыйть мәкаләләре язып халык­ны сөендерде. Татарстан язучылары белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә булды.

1985нче елдан бирле ул «Алтын башак» әдәби берләшмәсе әгъзасы булды, ә 2016 елның язында җитәкче урынбасары итеп сайланды.

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам