Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Из биобиблиографического указателя "Гази Кашшаф (1907-1975)" (на татарском языке)

Тәнкыйтьче һәм галим

 

 Татар әдәбиятының күренекле галиме, тәнкыйтче Гази Кашшафның бөтен җисмани һәм рухи тамырлары Башкортостан белән аерылгысыз бәйле иде.

Язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Гази Кашшаф (Миргазый Солтан улы Кашшафетдинов) 1907 елның 15 апрелендә элекке Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы) Яңа Арсланбәк авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Миргазый, әтисеннән укырга-язарга өйрәнеп, авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1920–1925 елларда укуын Бәләбәй шәһәрендәге Укытучылар семинариясендә (соңыннан – педагогия техникумы) дәвам иттерә, аннары, Уфада кыска мөддәтле әзерлек курсларын тәмамлап, 1925 елның көзендә Казанга килә һәм Көнчыгыш институтына кабул ителә. Институтта уку белән бергә ул Казанның М. Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә (ФЗӨ) дәресләр алып бара, ә институтны тәмамлагач, 1929 елдан 1937 елга кадәр, Казанның төрле уку йортларында – татрабфакта, авыл хуҗалыгы коммуналь мәктәбендә, тире һәм мех сәнәгате техникумында, авыл хуҗалыгы институтында тел-әдәбият укыта. 1937 елда Г. Кашшаф китап нәшриятына эшкә күчә, анда башта өлкән әдәби консультант, 1939 елның җәеннән 1942 елның көзенә кадәр матур әдәбият бүлегенең өлкән мөхәррире (мөдире) булып эшли.

1942 елның октябрендә Г. Кашшафны Татарстан Язучылар берлегенең матбугат басмасы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналына баш мөхәррир итеп билгелиләр. 1945–1958 еллар арасында ул Татарстан Язучылар оешмасында референт-консультант (1945–1947), СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында лаборант (1947–1950) һәм сигез ел дәвамында (1950–1958) яңадан «Совет әдәбияты» журналының баш мөхәррире вазифаларын башкара. 1960 елда диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алгач, Г. Кашшаф үзенең хезмәт эшчәнлеген тулысынча Казан дәүләт университеты белән бәйли: 1961–1964 елларда – тарих-филология факультетының татар әдәбияты кафедрасында, ә 1964 елның октябреннән гомеренең соңгы көннәренә кадәр яңа ачылган журналистика кафедрасында укытучы-доцент булып эшли.

Г. Кашшаф – бай әдәби-гыйльми мирас калдырган әдип. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда – студент чагында басыла башлый. Утызынчы елларда аерым язучылар, аларның әсәрләре һәм театр уеннары турында язган мәкалә-рецензияләре белән ул үзен шул чор әдәби хәрәкәтенең тенденцияләрен яхшы аңлаган зәвыклы тәнкыйтьче итеп таныта. Прозада да үзенең каләмен сынап карый: хикәяләр, повестьлар яза. 1940 елда аның берьюлы өч китабы – Ш.Камал турындагы монографиясе, «Каләм мастерлары» исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы һәм чик сакчылары тормышыннан алып язылган «Чүл буенда» дигән повесте басылып чыга. Гомумән, 1928–1952 еллар арасында Г.Кашшафның республика көндәлек матбугатында әдәби хәрәкәтнең, театр сәнгатенең төрле мәсьәләләренә караган йөз илледән артык мәкаләсе дөнья күрә. Болардан тыш ул урта мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматияләр төзү, аерым язучыларның (М.Гали, Ш.Камал, Г.Камал, Г.Кутуй, Ә.Фәйзи, К.Нәҗми, М.Галәү һ.б.) тупланмаларына кереш сүз, иҗат биографияләре язу буенча да эшләр башкара. Әдәбият белеменә һәм тәнкыйть өлкәсенә караган бу хезмәтләрдә утызынчы-кырыгынчы еллардагы рәсми идеология һәм вульгар социологизм йогынтысында туган теоретик ялгышлар һәм карашлар булуга карамастан, авторның һәр конкрет әсәрне һәм тулаем язучы иҗатын иң әүвәл сәнгатьчәлек күзлегеннән чыгып анализларга тырышуын билгеләп үтмичә булмый.

Гази Кашшаф – республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына актив катнашкан язучы. Ул күп тапкырлар партиянең өлкә комитетына, Казан шәһәр һәм Бауман район комитетларына әгъза итеп сайлана, Казан шәһәр советы депутаты була. Аның актив җәмәгать эшчәнлеге һәм әдәби иҗат өлкәсендәге уңышлары үз вакытында Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) һәм «Почет Билгесе» (1967) орденнары белән билгеләп үтелә.

Ул 1975 елның 9 декабрендә Казанда вафат була.

Г. Кашшаф – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 

                              

Җәлилгә икенче гомер бирүче

 

Олы әдип һәм галимнең татар әдәбияты һәм әдәбият гыйлеме алдында күрсәткән иң зур, игелекле хезмәте, мөгаен, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең горур исемен һәртөрле шик-шөбһәләрдән, пычрак ялалардан арындырып, “әкияттәге серле йомгак булган” тормыш юлын, фашистлар тоткынлыгындагы көрәш сәхифәләрен ачыклау хакына башкарган фидакарьларчә хезмәте, аның иҗатын тирәнтен тикшереп гыйльми монографияләр язуы, әсәрләрен том-том итеп чыгарып, укучыларга җиткерү юлында салган тырышлыкларыдыр.

Билгеле булуынча Муса Җәлил, иң якын дусы буларак, фронтта һәләк була-нитә калган очракта аның иҗат мирасын саклау, укучыларга җиткерә турында кайгыртуны Гази Кашшафка васыять итә: “Г.Кашшафка (20 март, 1942 ел. Хәрәкәттәге армия)… Әгәр мин һәлак була калсам, мин барлык иҗатымны тулысынча сиңа ышанып тапшырам. Васыятем шул, исән чакта язганнарымның барысы да тулысынча синең күзәтүгә бирелә, синең яклавыңа һәм кайгыртуыңа күчә...”, - дип яза шагыйрь фронттан җибәргән бер хатында.  Гази Кашшаф дустының бу васыятенә тугрыклы булып кала.

Илленче елларыннан башлап үзенең калган бөтен гомерен Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышлый. Ул шагыйрьнең соңгы язмышын ачыклау өчен архивларда казына, шагыйрь үткән эзләрдән йөри, аны якыннан белүчеләрне – туганнарын, дусларын, М. Җәлил белән бергә әсирлектә газап чиккән кешеләрне күреп сөйләшә, бик күп хатлар алыша. Нәтиҗәдә «Муса Җәлил» исемле күләмле монографиясе языла. Каһарман шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын җентекләп тикшергән бу хезмәт 1957 елда дөньяга чыга һәм дүрт елдан, яңа табылган материаллар белән тулыландырылып, кабат басыла. Инде автор үзе вафат булганнан соң, 1983 елда, хезмәтнең русча басмасы да нәшер ителә.

Г. Кашшаф Муса Җәлилнең үз әсәрләрен халыкка җиткерү, популярлаштыру буенча да зур фидакарьлек күрсәтә: атаклы «Моабит дәфтәрләре»нә беренче гыйльми комментарийлар яза, шагыйрьнең өчтомлыгын (1955–1956), русча бертомлыгын (1962), фотоальбомын (1966) әзерләп чыгара, М. Җәлил турында истәлекләрне җыеп-туплап бастыра (1964, русча басмасы – 1966). Галим-әдипнең каһарман шагыйрь турында язган аерым мәкаләләре дистәләгән телләргә, шул җөмләдән чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп басылалар. Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре өчен Гази Кашшаф 1976 елда (вафатыннан соң) Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе белән бүләкләнә.

                      

Туганлык җепләрен ныгытучы

 

Әдип үзенең туган ягы белән бәйләнешне бервакытта да өзеп тормады. Ул бирегә еш кайтып йөрде. Һәр кайтуы саен ул республикабызда барлыкка килгән үзгәреш-яңарышларга соклану тулы очерклар, юлъязмалар, мәкаләләр язып чыкты. “Башкортстанда” (“Совет әдәбияты”, 1969) дигән язмасында: “Беренче ишетүдә үк күңелгә кереп кала торган җырлар була. Аны үзең җырлап бирә белмәсәң дә, моңы онытылмый, ул сине һәр адымыңда озатып йөри. Мин Башкортстанда булдым, һәм анда алган тәэсирләр, шундый гүзәл җыр шикелле, күңелгә урнашып калды” – дип яза әдип.

Башкортстан матбугатында да Г. Кашшафның ике  кардәш халык, аларның әдәбиятларының, сәнгатьең узара бәйләнеше, дуслык хисләре турында мәкаләләре еш чыгып торды.

Менә шулай, татар әдәбияты тормышында, фәне һәм тәнкыйте өлкәсендә зур эшләр башкарган якташыбыз Гази кашшаф туган ягы белән тыгыз бәйләнештә яшәде, татар һәм башкорт халыкларының әдәбиятлары, театр сәнгаты арасында ныклы күпер салучы һәм дуслык җепләрен ныгытучы булды.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

1. Каләм мастерлары: тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 119 б.

2. Чүл буенда: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 115 б.

3. Шәриф Камал: тормышы һәм иҗаты. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 141 б.

4. Укытучы: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1943. – 112 б.

5. Беренче артистка: С. Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормыш һәм иҗат юлы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 50 б.

6. Муса Җәлил: тормышы һәм иҗат юлы турында очерк. – Тулыл. 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 456 б.

7. Чүл буенда: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 94 б.

8. Күңел көзгесе: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 208 б.

9. Муса турында истәлекләр / Төз. һәм әдәби эшкәртүче Г. Кашшаф. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 311 б.

10. Воспоминания о Мусе Джалиле [Текст] / Сост. Г. Кашшаф, Р. Мустафин. - – Казань: Тат. кн. изд., 1966. – 236 с.

11. По завещанию Мусы Джалиля / Пер. с татар. Р. Хакимова; предисл. Н. Юзиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 224 с.

12.  Кашшаф, Г. Гадел Кутуй [Текст] // Гадел Кутуй турында истәлекләр / Төз. Р. Нуруллина. – Казан: Тат. кит. нәшр.,1984. – 155-174 б., портр.

 

ИҖАТЫ ТУРЫНДА 

1. Ахунов Г. Беренче остазым // Мәдәни җомга. – 1997. – 1 май.

2. Әгъзамов Ф. Игелек // Мәгърифәт. – 1997. – № 17 (май).

3. Бәдертдинова, Л.Ш. Гази Кашшафның әдәби тәнкыйть өлкәсендә эзләнүләре (Исследования Гази Кашшафа в области литературной критики) [Текст] / Бәдертдинова Л. Ш. // Хаковские чтения-2010.

4. Бәдертдинова, Л. Ш. Гази Кашшаф һәм Муса Җәлил (Гази Кашшаф и Муса Джалиль) [Текст] / Бәдертдинова Л. Ш. // Татарская культура в контексте европейской цивилизации: Материалы Международной научной конференции. – Казань: Ихлас, 2010. – С. 266-268. - (На тат. яз.).

5. Гази Кашшаф [Текст] // Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда / Төз. Р. Н. Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.  -  Казан: Тат. кит. нәшр., 2009. – 683-685 б.

6. Гази Кашшаф: (Советлар Союзы герое Муса Җәлилгә икенче гомер бирүче) [Текст] // Күңелдәр балҡышы. Озарение. Күңелләр балкышы: литературно-художественный альманах Туймазинских поэтов и писателей. – Туймазы, 2008. – 153-155 б.

7. Ғәзи Кашшаф [Текст] / Сөләймәнов,Ә. Ерҙәге йондоҙҙар: ижади портреттар, очерктар, зарисовкалар. – Өфө: Китап, 2010. – 212- 213 б.

8. Кудаш С. Безнең Гази // Соц. Татарстан. – 1967. – 16 апр.

9. Минский Г. Халыкка хезмәт // Казан утлары. – 1967. – № 4. – 96–97 б.

10. Низаметдинов, З. Җәлилгә икенче гомер бирүче [Текст] / Замир Низаметдинов // Кызыл таң. – 2007. – 5 апр. – 3 б.

11. Низаметдинов, З. Җәлил дусты Кашшаф [Текст] / Замир Низаметдинов // Казан утлары. – 2007. - №4. – 136 – 142 б.

12. Нуруллин И. Тәнкыйтьче һәм галим // Соц. Татарстан. – 1967. – 14 апр.

13. Нуруллина Р. Җәлилнең җан дусты иде // Ватаным Татарстан. – 1997. – 25 апр.

14. Рәкыйпов Ш. Беренчелек кирәкле шәйдер // Шәһри Казан. – 1997. – 18 апр.

15. Туганлык җепләрен ныгытучы // Сафуанов, С. Рухи күперләр. –Уфа: “Китап”,2006. -271-276 б.

16.  Фидакярлек // Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 127–140 б.

17. Яушева-Нуртдинова, С. Әткәй архивын аткарганда [Текст] / С. Яушева-Нуртдинова // Кызыл таң. – 2009. – 13 март. – 8 б.

 

РУС ТЕЛЕНДӘ

1. Ахунзянов И. Учитель и ученики // Сов. Татария. – 1977. – 15 апр.

2. Бадертдинова, Л. Ш. Вклад Гази Кашшафа в развитие татарской литературы [Текст] / Бадертдинова Л. Ш. // Молодой ученый. – 2010. – № 9. – С. 155-158.

3. Бадертдинова, Л. Ш. Гази Кашшаф – джалиловед [Текст] / Л. Ш. Бадертдинова // Вестник Челяб. Гос. ун-та. Сер. Филология. Искусствоведение. 2010. – Вып. 43. – № 13. – С. 5-9.

4. Бадертдинова, Л. Ш. Гази Кашшаф как литературный критик [Текст] / Л. Ш. Бадертдинова // Молодой ученый. — 2010. — №4. — С. 194-196.

5. Гази Кашшаф [Текст] // Голоса родного края / Сост. Л. М. Ахметгареева и др. – Уфа: ООО «Полиграфдизайн», 2012. – С.29-31.

6. Гази Кашшаф [Текст] // Писатели Советского Татарстана/ сост. А. Гиниятуллина. – Казань: Тат. кн. изд.,1957. – С.227-230.

7. Низамутдинов, З. Прометей татарского народа [Текст] / З. Низамутдинов // Истоки. – 2007. – 28 марта. – С. 5.

8. Низамутдинов, З. Туймазинцы - джалильцы [Текст] / З. Низамутдинов // Ленинский путь. – 1989. – 23 фев. – С. 3.

9. Мустафин Р. Слово о старшем друге // Сов. Татария. – 1967. – 16 апр.

 

Материаллар:

http://matbugat.ru/enc/kashshaf-gazi-181

http://www.tuimazimcb.ru/ сайтларыннан  һәм С. Сафуановның “Рухи күперләр” китабыннан алынды

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам