Довольны ли Вы качеством обслуживания в библиотеках?

Удовлетворен - 99%
Не удовлетворен - 1%

Всего голосов: 3058
Голосование по этому опросу закончилось

 

 

 

 

 

 

 

 

  

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Валиахметова Нурия Закировна

 

Валиахметова Нурия Закировна

(1963 г.р.)

 

Нурия Закир кызы Вәлиәхмәтова 1963 нче елның 17 нче июнендә Татарстан Республикасының Баулы районы Акбаш авылында туа.

1970 нче елда Туймазы шәһәре  2 нче санлы мәктәбененең 1 нче сыйныфына  укырга бара, 1980 нче елда аны уңышлы тәмамлый.

Нурия Бөгелмәдә Министрлар Советының статистика идарәсе каршында эшләп килгән максус счетовод-бухгалтер мәктәбен “бишле”гә бетереп, 1981 нче елда Туймазы шәһәрендәге автобетоновоз заводына эшкә керә. Башта ул бухгалтер булып эшли, аннары 18 яшьлек кызның сәләтен күреп, экономист-финансист итеп күчерәләр.

1984 нче елда Нурия Закир кызы, читтән торып укып, Уфа хисап механизациясе техникумын “бишле”гә тәмамлый, сәнәгать статисты дигән белгечлек ала.

Шул ук елда Мәскәү финанс экономика институтына читтән торып укырга керә (бүгенге көндә – Финансовый университет при Правительстве РФ). Анда ул экономист белгечлеген алуга ирешә.

1985 нче елда кияүгә чыга, тормыш иптәше Насих белән дүрт кыз үстерәләр.

2007 нче елда ул Санкт-Петербургтагы Русия Эчке эшләр министрлыгы университетын бетереп, юрист белгечлеген ала. БДАУда 3 ел аспирантурада укый, эшли-эшли диссертация яза. 2010 елда Нурия Вәлиәхмәтовага экономик фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелә.

Нурия Закир кызы соңгы 15 елда арбитраж идарәчесе булып эшли. 2011 нче елда аңа коррупцияга каршы хезмәтчәнлеге өчен “Кодекс Чести” (за заслуги) медале тапшырыла.

Аңа бик күп чит илләргә дә барырга туры килә: ул андагы халыкларның ничек яшәгәнен күрә, чит ил законнарын  өйрәнә; Германия, Франция, Төркия, Греция, Кипр, Хорватия, Египетларга барган дәүләт делегациялары эшләрендә катнашып, конференцияләрдә докладлар ясый. “Буш вакытымда мин язарга яратам”, - ди Нурия Закир кызы.

Аның максус мәкаләләре “Туймазы хәбәрләре”, “Шаранские просторы”, “Сельские зори”, “ Кызыл таң”, “Аргументы и факты” гәзитләрендә, “Сельские узоры”, “Экономика сельскохозяйственных и перерабатыващюих предприятий”, “Региональная экономика: теория и практика” журналларында басылып тора. Берничә профессиональ хезмәте һәм шигырь җыентыклары бар:

- "Специализация и размеры производства в крестьянских (фермерских) хозяйствах": монография (2004);

- "Специализация и размеры производства в КФХ". – Изд. второе, перераб. (на примере СПК «Искра» Балтачевского района, 2005);

- "Организация агрохолдинга": методическая разработка (2005);

- "Реструктуризация бизнеса в финансово-несостоятельных сельскохозяйственных организациях" (2007);

- "Управление на основе бюджетирования в отраслях агропромышленного комплекса" (2007);

- "Организация агрофирм на базе финансово несостоятельных организаций" (2007);

- "Ликвидация сельскохозяйственных предприятий - дорогостоящая процедура" (2008);

- "Развитие кооперации в сфере сельского хозяйства" (2008);

- "Эффективные модели антикризисного управления в сельскохозяйственных организациях на материалах Республики Башкортостан" (2009);

- "Антикризисное управление в сельскохозяйственных организациях" (2009);

- “Тормыш сындырып сыный” (автордаш) (2016);

- “Күңел серләре” (альманах) (2017);

- “Күңел серләре - 2” (альманах) (2018);

- “Яшәгәндә – яшик әле” (2018);

- “Каләм яктысында – хезмәт чагылышы”: брошюра (2018);

- "Юбилей елындагы юбилярлар": брошюра (2018);

- “Йомгак тәгәри... җырлап”: брошюра (2018);

- "Бергә янсаң яктырак": брошюра (2018);

- "Хисләр ташкынына күмелдем” (2018);

- "Тукай кызы" (Тамара Фәрвәева турында) (2018);

- "Учларымда сөю җылысы" (2019);

- "Гармунлы моңлы юллар" (Ямил Хасанов турында) (2019);

- "Учларымда сөю җылысы" (2019);

- "Секрет молодости - в спорте" (2019);

- "Юбилеен белән, Башкортостан!" (альманах, төзучесе) (2019);

- "Дуслар белән иңнәр канатлы" (2019);

- "Бөек Мөҗәйгә мәдхия" (2019);

- "Уйларымда юандым" (2019);

- "Туган көнең белән, "Илһам"!" (2019);

- "Тимерҗан - шагыйрьҗан" (Тимерҗан Идрисов турында) (2019);

- "Йолдыларга җырлар өләшә" (Әнисә Минһаҗева турында) (2019);

- "Ода герою Музаю Хайрутдину" (2019);

- "Антка тугрылык саклатт..." (2020);

- "Любовью к Родине едины" (2021);

- "Музей объединяет Музы" (к 120-летию Музагита Хайрутдинова) (2021);

- "Дусларым энҗеләре" ("Жемчуга поздравлений") (к трёхлетию ЛИТКО "Илһам/ Вдохновение").

Нурия Закир кызының китаплары һәм методик кулланмалары  буенча студентларны төрле ВУЗларда, ККИда (квалификация күтәрү институты) укыталар.

2017 нче елның апрель аеннан башлап Нурия Вәлиәхмәтова “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзасы. Ул татар һәм рус телендә шигырьләр, нәсерләр, багышлаулар һәм туган як әдәбияты тарихы буенча очерклар яза. Аның беренче әдәби әсәре 1985 нче елда Баулы районының “Хезмәткә дан” гәзитендә дөнья күрә.

2018 елдан Русия һәм Башкортстан журналистлар Берлеге әгъзасы.

2018 елның октябрендә Нурия Закир кызы «Илһам» әдәби берләшмәсен оештыра һәм аның җитәкчесе була.

 

                          

 

                                              
Решаем вместе
Есть вопрос? Напишите нам